Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Үзегезне имансызлар белән бәйләмәгез. Тәкъвалык белән канунсызлыкның ни уртаклыгы бар? Яктылык белән караңгылыкның нинди уртаклыгы бар? Мәсих белән иблис арасында нинди ризалык булсын? Яки иман итүче белән имансыз арасында нинди уртаклык бар? Аллаһы йорты белән потлар арасында нинди уртаклык бар? Ә бит без – тере Аллаһы йорты; ә Аллаһы болай дигән: «Араларында торачакмын һәм йѳриячәкмен Һәм аларның Аллаһысы булачакмын, Ә алар Минем халкым булачак». «Шуңа күрә алар арасыннан чыгыгыз һәм аерылыгыз, – ди Раббы, – Пакьсезгә кагылмагыз, Һәм Мин сезне Үземә кабул итәчәкмен».
Выбор основного перевода