Мин үзендә тере Аллаһының мѳһере булган кѳнчыгыштан күтәрелүче башка фәрештәне күрдем. Ул җиргә һәм диңгезгә зыян китерергә вәкаләт бирелгән дүрт фәрештәгә кѳчле тавыш белән: «Без Аллаһыбызның хезмәтчеләренең маңгайларына мѳһер сукканыбызга тикле җиргә, диңгезгә һәм агачларга зыян китермәгез», – дип кычкырып эндәште.
Шуннан соң мин күктән тѳшүче икенче бер кодрәтле фәрештәне күрдем. Ул болытка тѳренгән, ә баш ѳстендә яктылык боҗрасы бар иде. Аның йѳзе кояш кебек, аяклары утлы багана сыман иде.
Шуннан соң, мин үзендә упкын ачкычы һәм кулында зур чылбыр булган күктән тѳшүче фәрештәне күрдем.