Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Икенче фәрештә дә: «Бѳек Бабыл җимерелде, җимерелде! Ул барча халыкларны үзенең тыелгысыз фәхешлек шәрабыннан эчерткән», – дип, аңа иярде. Аның белән җир патшалары фәхешлек иттеләр, аның фәхешлек шәрабыннан җирдә яшәүчеләр исергәнче эчтеләр». Хатын шәмәхә һәм кызыл тѳстәге киемнәргә киенгән, алтын, асылташлар һәм энҗе белән бизәлеп матурланган, кулына үзенең фәхешлегенең чирканычлыгы һәм шакшылыгы тулы алтын касә тоткан иде.
Выбор основного перевода