Кешеләр: «Бар да тыныч, куркыныч түгел», – диярләр. Шулвакыт, авырлы хатын-кызның бала тудыру газаплары җиткән кебек, аларга кинәт һәлакәт килер, һәм алар качып котыла алмаслар.
Икенче фәрештә дә: «Бѳек Бабыл җимерелде, җимерелде! Ул барча халыкларны үзенең тыелгысыз фәхешлек шәрабыннан эчерткән», – дип, аңа иярде.
Болар белән сәүдә итүчеләр һәм аннан баючылар, аның газапларыннан куркып, елап һәм иңрәп читтәрәк торачаклар.
Алар: «Нәфис җитен, куе кызыл һәм алсу тѳстәге тукымаларга киенгән, алтын, асылташларга һәм энҗегә бизәлгән бѳек шәһәргә кайгы, кайгы!
Чѳнки шундый күп байлык бер сәгать эчендә юк булды», – диячәкләр. Диңгездәге һәрбер кораб йѳртүче һәм һәрбер йѳзүче, диңгезчеләр һәм диңгез кәсебеннән файда күрүчеләр еракта басып тордылар.
Алар башларына тузан сиптеләр һәм елап: «Кайгы, кайгы сиңа, байлыгыңнан диңгездә кораблары булган һәммә кеше баеган бѳек шәһәр! Чѳнки син бер сәгать эчендә юкка чыктың», – дип кайгырып кычкырдылар.