Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Тәхет каршында кристаллга охшаулы пыяла диңгез сыман нәрсә бар; һәм тәхетнең дүрт ягында дүрт җан иясе тора иде. Ул җан ияләренең аллары һәм артлары күп күзләр белән тулы иде. Беренче җан иясе арысланга, икенчесе үгез бозауга охшаган, ѳченчесенең йѳзе кешенеке кебек, дүртенчесе исә очып баручы бѳркет сыман иде. Һәрберсе алты канатлы, канатларының тышы һәм эче күзләр белән тулы бу дүрт җан иясе: «Изге, изге, изге, Булган, Бар булучы һәм Киләчәк Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы!» – дип бертуктаусыз кѳне-тѳне кабатлыйлар.
Выбор основного перевода