Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Тәхет каршында кристаллга охшаулы пыяла диңгез сыман нәрсә бар; һәм тәхетнең дүрт ягында дүрт җан иясе тора иде. Ул җан ияләренең аллары һәм артлары күп күзләр белән тулы иде. Бәрән язма тѳргәген алгач, дүрт җан иясе һәм егерме дүрт аксакал Аның алдында йѳзтүбән капландылар. Аларның һәрберсендә арфа һәм хуш исле сумала (ягъни Аллаһы изгеләренең догалары) белән тулы алтын касәләр бар иде. Ул беренче җанвар алдында эшләргә бирелгән галәмәтләре белән җирдә яшәүчеләрне алдый иде. Аларга кылычтан яраланган һәм терелгән җанвар сынын ясарга кушты. Беренче җанварның сыны сѳйләсен һәм аңа табынмаган һәркем үлемгә бирелсен ѳчен, икенче җанварга ул сынга җан кертергә рѳхсәт ителде.
Выбор основного перевода