Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Чѳнки Аларның бѳек ачу кѳне килде. Моңа каршы кем тора алсын?» Халыклар ярсыдылар. Синең ачу кѳнең килде һәм үлеләрне хѳкем итү вакыты җитте. Синең хезмәтче пәйгамбәрләреңә, изге кешеләреңә, Исемеңнән куркучы кечкенәләргә һәм зурларга әҗер бирү вакыты, Җирне һәлак итүчеләрне һәлак итү вакыты җитте!» Күктә бѳек галәмәт күренде: менә кояшка тѳренгән хатын; аның аяклары астында ай, башында унике йолдызлы таҗ иде. Күктә бүтән галәмәт күренде: менә җиде башлы һәм ун мѳгезле кызыл тѳстәге гаять зур аждаһа; аның һәр башында кечкенә таҗ иде. шул Аллаһының ачу касәсенә салынган ярсу шәрабын, су кушылмаган шәрабын эчәчәк. Ул кеше изге фәрештәләр һәм Бәрән алдында утлы күкерт эчендә газапландырылачак. Изге урыннан җиде бәла-казасы булган җиде фәрештә чыкты. Алар чиста һәм ялтырап торган җитен кием кигәннәр һәм күкрәкләрен алтын пута белән буганнар иде. Шуннан соң мин: «Барыгыз һәм җиргә Аллаһының җиде ярсу касәсен түгегез», – дип, Аллаһы Йортыннан җиде фәрештәгә сѳйләүче кѳчле тавыш ишеттем.
Выбор основного перевода