Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Икенче кѳнне Яхъя пәйгамбәр, каршына килүче Гайсәне күреп, әйтте:– Менә дѳньяның гѳнаһын Үз ѳстенә алучы Аллаһы Бәрәне. узып баручы Гайсәне күреп:– Менә, карагыз, Аллаһы Бәрәне, – диде. Әйе, синнән дә үтенеп сорыйм, тугрылыклы кѳрәштәшем, зинһар ѳчен бу хатыннарга ярдәм ит, чѳнки алар да, Климис һәм исемнәре Тормыш китабына язылган башка хезмәттәшләрем дә минем белән Яхшы хәбәр тарату хакына кѳрәштеләр. Шулай, җиңүче кеше ак кием киячәк һәм Мин аның исемен Тормыш китабыннан сызып ташламаячакмын. Атам һәм Аның фәрештәләре каршында җиңүченең исемен икърар итәчәкмен. Шуннан соң күрдем: менә, тәхет белән дүрт җан иясе арасында һәм аксакаллар арасында Бәрән тора. Ул суелган кебек иде. Аның җиде мѳгезе һәм җиде күзе бар иде. Болар – бѳтен җиргә җибәрелгән Аллаһы рухлары.
Выбор основного перевода