Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Менә бишенче фәрештә быргысын кычкыртты. Һәм мин күктән җиргә тѳшкән йолдызны күрдем. Аңа упкын коесының ачкычы бирелде. Йолдыз упкын коесын ачып җибәрде. Гаять зур мичтән чыккан тѳтен кебек коедан күтәрелгән тѳтеннән кояш белән һава караңгыланды. Тѳтеннән җиргә саранчалар чыкты. Аларга, җирдәге чаяннарда булган кебек, чагу сәләте бирелде. Аларга җирдәге үләнгә, тѳрле яшеллеккә һәм тѳрле агачка зыян китермәскә, фәкать маңгайлары Аллаһы мѳһере белән мѳһерләнмәгән кешеләргә генә зарар китерергә боерылды. Аңа кешеләрне үтермәскә, бары тик биш ай буе аларны газапларга хокук бирелде. Кешенең ул газаплары чаян чаккандагы кебек. Ул кѳннәрдә кешеләр үлем эзләрләр, ләкин аны тапмаслар; үләргә теләрләр, әмма үлем алардан качар. Саранчалар исә кыяфәте белән сугышка әзерләнгән атлар кебек иде. Аларның башларында алтын таҗ сыман нәрсә бар, ә йѳзләре кешенеке сыман иде. Чәчләре хатын-кызныкы сыман, ә тешләре арысланныкы кебек иде. Аларның ѳсләрендә тимер кѳбә сыман күкрәкчәләре бар иде, ә канатларының тавышы сугышка ыргып чапкан атлы сугыш арбаларыннан чыккан тавыш кебек иде. Аларның чаянныкы кебек койрыклары һәм чаккычлары бар иде, һәм аларга шушы койрыклары белән биш ай буе кешеләрне газапларга хак бирелде. Саранчаларның патшасы исә – упкын фәрештәсе; аның исеме яһүд телендә «Абаддун», грек телендә «Аполлуон».
Выбор основного перевода