Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Чѳнки ялган мәсихләр һәм ялган пәйгамбәрләр килерләр, әгәр килеп чыкса, хәтта сайланганнарны да алдау ѳчен, искиткеч галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтерләр. Шайтан йогынтысы астында канунсыз зур кѳч, ялган галәмәтләр, ялган могҗизалар күрсәтеп килер. Һәртѳрле явыз ялганнарны һәлакәткә баручыларга каршы кулланыр. Алар һәлакәткә баралар, чѳнки алар үзләрен коткара алырдай хакыйкатьне яратудан баш тарттылар. Аннары, җанвар һәм аның каршында галәмәтләр күрсәткән ялган пәйгамбәр кулга алындылар. Бу ялган пәйгамбәр җанвар тамгасын кабул иткәннәрне, аның сынына табынучыларны шул галәмәтләр ярдәмендә алдаган иде. Алар икесе дә янып торган күкертле күлгә тере килеш ыргытылды.
Выбор основного перевода