Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Тагы бер фәрештә, ѳченчесе, аларга ияреп: «Кем җанварга һәм аның сынына табына, үзенең маңгаена яки кулына җанвар тамгасын кабул итә, Аларның газаплану тѳтене мәңге күтәреләчәк. Җанварга һәм аның сынына табынучы, аның исем тамгасын кабул итүче һәркем кѳндез дә, тѳнлә дә газаптан тынгы күрмәячәк». Һәм мин ут белән пыяла катнашкан диңгез сыман нәрсәне күрдем. Пыяла диңгез ѳстендә җанварны, аның сынын һәм аның исем санын җиңеп чыкканнар кулларына Аллаһының арфаларын тотып торалар иде. Беренче фәрештә китте һәм үзенең касәсен җир ѳстенә түкте. Җанвар тамгасы суктырган һәм аның сынына табынган кешеләрдә чирканыч һәм яман җәрәхәтләр хасил булды. Аннары, җанвар һәм аның каршында галәмәтләр күрсәткән ялган пәйгамбәр кулга алындылар. Бу ялган пәйгамбәр җанвар тамгасын кабул иткәннәрне, аның сынына табынучыларны шул галәмәтләр ярдәмендә алдаган иде. Алар икесе дә янып торган күкертле күлгә тере килеш ыргытылды. Аннан соң, мин тәхетләрне һәм анда утыручыларны күрдем. Аларга хѳкем итәргә хокук бирелгән иде. Гайсә хакында шаһитлек иткәннәре ѳчен һәм Аллаһы сүзе ѳчен башлары киселгән, җанварга һәм аның сынына табынмаган, маңгайларына һәм кулларына тамга салдырмаган кешеләрнең җаннарын күрдем. Алар үледән терелеп тордылар һәм Мәсих белән мең ел буе патшалык иттеләр.
Выбор основного перевода