Шул вакыт унике ел буе кан китүдән интеккән хатын, арттан килеп, Аның киеменең чабуына кагылды.
Чѳнки ул: «Аның киеменә генә кагылсам да савыгыр идем», – дип эченнән генә уйлаган иде.
Күп кешеләрне савыктырган булганга, чирдән интеккән кешеләр, Аңа кагылыр ѳчен, Аның янына этешеп-тѳртешеп киләләр иде.
Һәммәсе Гайсәгә кагылырга тырышты, чѳнки Аннан чыккан кодрәт барысын да савыктыра иде.
Хатын, арттан Гайсә янына килеп, киеменең чабуына кагылды, һәм аның кан китүе шундук туктады.