– Син – Мәсих, тере Аллаһының Улы, – дип җавап бирде Шимун Петер.
Әмма Гайсә эндәшмәде. Шуннан соң иң баш рухани Аңа:– Сине тере Аллаһы исеме белән әйтергә ѳндимен, әйт безгә: Син – Мәсих, Аллаһы Улымы? – диде.
Йѳзбашы һәм аның белән Гайсәне саклаучы гаскәриләр, җир тетрәүне һәм башка вакыйгаларны күреп, бик нык курыктылар.– Ул чыннан да Аллаһы Улы булган икән, – диделәр.
Әмма Гайсә эндәшмәде, бернәрсә җавап бирмәде. Иң баш рухани Аннан тагын сорады:– Син – Мәсихме, мѳбарәк Аллаһының Улымы?
Хач алдында торучы йѳзбашы, Гайсәнең шулай җан биргәнен күреп, әйтте:– Бу Кеше чыннан да Аллаһы Улы булган икән!
Шулай ук күпләрдән: «Син Аллаһы Улы», – дип кычкыра-кычкыра җеннәр чыкты. Ә Гайсә аларны сѳйләүләреннән тыйды, чѳнки алар Аның Мәсих икәнлеген беләләр иде.
Шунда барысы:– Алайса Син Аллаһы Улы буласың инде? – диделәр.Ул аларга:– Сез үзегез Мине Ул дип әйтәсез, – дип җавап бирде.
– Остаз! Син – Аллаһы Улы! Син – Исраил Патшасы! – диде Аңа Натанаил.
Марта Аңа:– Әйе, Раббым! Синең дѳньяга килергә тиеш булган Мәсих, Аллаһы Улы икәнеңә ышанам, – диде.
– Чын күңелеңнән иман итсәң, мѳмкин, – диде Филип. – Гайсә Мәсихнең Аллаһы Улы икәнлегенә иман китерәм, – диде хәбәш.]
Бу Яхшы хәбәрдә Аның Улы турында сѳйләнелә. Ул чыгышы ягыннан Давыт нәселеннән булган, ә изгелек Рухы буенча, үледән терелтелү сәбәпле, кодрәт белән Аллаһы Улы дип билгеләнгән. Ул – Раббыбыз Гайсә Мәсих.