Алар бу хакта сѳйләгәндә Гайсә Үзе кинәт аларның уртасында пәйда булып:– Иминлек сезгә, – диде.
Алар куркудан катып калдылар, бу ѳрәк булса кирәк дип уйладылар.
Ләкин Ул аларга әйтте:– Нигә каушап калдыгыз? Нигә күңелегезгә шундый шик тѳшә?
Минем кулларыма һәм аякларыма карагыз, бу – Мин Үзем. Кулларыгызны Миңа тидерегез һәм карагыз; ѳрәкнең тәне һәм сѳяге булмый, ә күргәнегезчә, Миндә бар.
Моны әйткәннән соң, Ул аларга кулларын һәм аякларын күрсәтте.