Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гайсә халыкка җиргә утырырга кушты һәм, җиде икмәкне һәм балыкларны алып, шѳкрана кылды. Аларны сындыргалап, шәкертләренә бирде, ә шәкертләре халыкка ѳләште. Барысы да ашап туйдылар. Шәкертләре калган сыныкларны җиде кәрзин тутырып җыйдылар. Ә ашаучылар исә, хатыннарны һәм балаларны исәпкә алмаганда, дүрт мең кеше иде. Халыкны җибәргәч, Гайсә кѳймәгә утырды һәм Мәгедән җирләренә юл тотты. Шуннан соң Гайсә халыкка утырырга кушты. Җиде икмәкне алып, Аллаһыга шѳкрана кылгач, икмәкне сындыргалады һәм халыкка ѳләшү ѳчен шәкертләренә бирде. Алар икмәкне ѳләшеп чыктылар. Аларның берничә балыклары да бар иде. Гайсә, шѳкрана кылгач, аларны да ѳләшергә кушты. Кешеләр ашап туйдылар, һәм шәкертләре, калган сыныкларны җыеп, җиде кәрзингә салдылар. Ашаучыларның саны дүрт меңгә якын иде. Гайсә аларны ѳйләренә кайтарып җибәрде, ә Үзе шунда ук шәкертләре белән кѳймәгә утырып, Далманута җирләренә китте. Алар ашаган чакта, Гайсә, икмәк алып, Аллаһыга шѳкрана итте һәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде.– Алыгыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул. Ул, алар белән бергә ѳстәл артына ашарга утыргач, икмәк алып шѳкрана кылганнан соң, аны сындыргалап шәкертләргә бирде.
Выбор основного перевода