Моны ишетеп, Гайсә хәйран калды һәм артыннан ияреп баручыларга әйтте:– Сезгә хак сүз әйтәм: Исраилдә Мин мондый ышануны һичкемдә күрмәгән идем.
Мин әйтермен ни ѳчен икәнлеген: аның гѳнаһлары күп иде, һәм алар кичерелде, шуңа күрә аның мәхәббәте зур. Ә кемгә аз кичерелә, ул аз ярата.
Һәм Гайсә хатынга:– Гѳнаһларың кичерелде, – диде.
Табын артында утыручылар бер-берсе белән:– Кем Ул? Ул хәтта гѳнаһларны да кичерә! – дип сѳйләшә башладылар.
Ул да Паул сѳйләгән сүзләрне тыңлап утырды. Паул аңа туп-туры карады һәм, шифа алачагына гарипнең ышанычы булганын күреп: