Гайсә җенне куып чыгаргач, телсез кеше сѳйләшә башлады. Моңа халык хәйран калды һәм әйтте:– Исраилдә беркайчан да мондый хәлне күргәнебез булмады.
Барысы да куркып калдылар һәм Аллаһыны данладылар.– Безнең арадан бѳек Пәйгамбәр чыкты. Аллаһы Үз халкына ярдәмгә килде, – диделәр.
Халык арасында исә, күп кешеләр Аңа иман китерделәр һәм:– Мәсих килгәч, бу Зат күрсәткәннән дә күбрәк илаһи билгеләр күрсәтер микән? – диештеләр.