Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Ләкин Гайсә аңа:– Миңа ияр! Үлеләрне үле кешеләр үзләре күмсен, – диде. – Камил булырга теләсәң, бар да, булган милкеңне сатып, фәкыйрьләргә ѳләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр, – диде Гайсә. Ул, Гәлиләя диңгезе яныннан үтеп барганда, диңгездә балык тотучы (ә алар балыкчы иделәр) Шимунны һәм аның энесе Әндрине күреп, әйтте:– Миңа иярегез! Мин сезне кешеләр тотучы итәрмен. Гайсә аңа карады һәм ул Аның күңеленә хуш килде. Ул аңа әйтте:– Сиңа тик бер нәрсә җитми. Бар һәм нәрсәң бар, шуны сатып, фәкыйрьләргә ѳләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр. Икенче кѳнне Гайсә Гәлиләягә барырга булды. Әндри белән Петер кебек үк, Бәйтсайда шәһәреннән булган Филипне очратты һәм аңа:– Минем артымнан бар, – диде. Кияү егетенең кәләше була, ә кияүнең янында тыңлап торучы дусты, аның тавышын ишетеп, шатланып куана. Минем куанычым да шулай тулы. Ул бу сүзләрне Петернең нинди үлем белән Аллаһыны данлаячагын белдереп әйтте. Шуннан соң Гайсә аңа:– Минем артымнан бар, – диде. Гайсә аңа:– Мин килгәнгә кадәр аның яшәвен теләсәм дә, анда синең ни эшең бар? Син Минем артымнан бар, – диде.
Выбор основного перевода