Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Аннан китеп, Гайсә гыйбадәтханәгә килде. Анда кулы корышкан кеше бар иде.– Шимбә кѳнне савыктыру рѳхсәт ителәме? – дип, кайберләре Гайсәдән сорадылар. Чынлыкта исә алар Гайсәне гаепләргә сәбәп эзлиләр иде. – Сезнең арагыздагы берәүнең бердәнбер сарыгы булып, ул сарыгы шимбә кѳнне чокырга егылып тѳшсә, аны чыгармас иде микән? – диде Гайсә. – Ә кеше исә сарыктан күпкә кадерлерәк бит. Шулай булгач, шимбә кѳнне яхшылык эшләү рѳхсәт ителә. Шуннан соң Ул теге кешегә:– Кулыңны суз! – диде.Ул кулын сузды, һәм кулы савыкты; икенчесе кебек үк исән булды. Икенче бер шимбәдә Гайсә гыйбадәтханәгә килде һәм ѳйрәтте. Анда уң кулы корышкан бер кеше бар иде. Канунчылар һәм фарисейләр исә, Гайсәне гаепләргә сәбәп табу ѳчен, шимбә кѳнне авыруларны савыктырмасмы икән дип, Аны күзәтеп тордылар. Ә Гайсә аларның уйларын белә иде. Ул кулы корыган кешегә:– Тор да уртага бас, – диде.Теге кеше уртага килеп басты. – Мин сезгә шундый сорау бирәм, – диде аларга Гайсә, – шимбә кѳнне яхшылык эшләргә рѳхсәт ителәме, әллә начарлык эшләргәме? Кешенең тормышын коткарыргамы, әллә аны һәлак итәргәме? Гайсә барысына да әйләнеп карады һәм теге кешегә:– Кулыңны суз! – диде.Ул кеше шулай эшләде, һәм аның кулы савыкты.
Выбор основного перевода