Адәм Улы килде, ашый һәм эчә. Алар: «Күрегез әле, бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гѳнаһлыларның дусты!» – диләр. Ә Аллаһының зирәклеге үзенең эшләре белән хак дип исбат ителде.
Адәм Улы килде. Ашый да, эчә дә, һәм сез: «Күрегез әле, бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гѳнаһлыларның дусты», – дисез.
Бик күп салым җыючылар, гѳнаһлылар Гайсәне тыңлау ѳчен Аның янына җыелдылар.
Фарисейләр һәм канунчылар исә:– Бу Кеше гѳнаһлыларны кабул итә һәм алар белән бергә ашый, – дип сукрандылар.
Зур гауга купты, фарисейләрдән булган канунчылар бик нык бәхәсләштеләр. – Без бу кешедә һичбер начарлык тапмыйбыз. Бәлки аңа рух яки фәрештә нәрсәдер әйткәндер, – диделәр алар.