Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Шуннан соң Гайсә шәһәрләр һәм авыллар буйлап Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне сѳйләп йѳрде. Унике шәкерте Аның белән булды. Гайсә явыз рухлардан һәм авырулардан савыктырган хатын-кызларның берничәсе: эченнән Гайсә җиде җенне куып чыгарган Мәрьям, аны Магдалалы дип йѳрткәннәр, Һируд йортында идарә итүче Хузас хатыны Йохана, Сусанна һәм башка күп хатыннар да Аның белән иделәр. Хатын-кызлар Гайсәгә һәм Аның шәкертләренә үзләре хисабына ярдәм итәләр иде. Шимбә кѳн үткәннән соң, Магдалалы Мәрьям, Ягъкубның анасы Мәрьям һәм Салуми Гайсәнең гәүдәсен барып майлау ѳчен хуш исле майлар сатып алдылар. Гайсә кадакланган хач янында Аның анасы, анасының сеңлесе, Клопас хатыны Мәрьям һәм Магдалалы Мәрьям басып торалар иде.
Выбор основного перевода