Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Ә Мин сезгә әйтәм: туганына ачу тотучы хѳкем ителүгә лаек, туганына: «Яраксыз», – дип әйтүче исә Югары киңәшмә алдында җавапка тартылуга, ә инде «Ахмак», – дип әйтүче җәһәннәм утына лаек. Шул вакыттан алып, Гайсә шәкертләренә Үзенең Иерусалимга барырга һәм анда аксакаллар, баш руханилар һәм канунчылар тарафыннан күп газапларга дучар ителергә, анда үтерелергә, әмма ѳченче кѳнне терелтеп торгызылырга тиешлеге хакында ачык итеп сѳйли башлады. Иртән иртүк, барлык баш руханилар һәм халык аксакаллары, киңәшләшеп, Гайсәне ничек үтерү турында сүз куештылар. Аны бәйләп, идарәче Пилатка алып барып тапшырдылар. Шулай ук, баш руханилар белән бергә, канунчылар һәм аксакаллар да Аны мыскылладылар: Гайсә, Адәм Улының күп газаплар чигәргә, аксакаллар, баш руханилар һәм канунчылар тарафыннан кире кагылырга һәм үтерелергә, әмма ѳч кѳннән соң терелеп торырга тиешлеге турында шәкертләренә сѳйли башлады. Алар тагын Иерусалимга килделәр. Гайсә Аллаһы Йортының ишегалдысы буйлап йѳргән чакта, Аның янына баш руханилар, канунчылар һәм аксакаллар килделәр. Гайсәне иң баш рухани янына алып килделәр. Анда барлык баш руханилар, аксакаллар һәм канунчылар җыелдылар. Әмма, Ул Иерусалимга юл тотканга күрә, Гайсәне анда кабул итмәделәр. Кѳннәрнең берендә Гайсә, Аллаһы Йортында халыкны ѳйрәтеп, Яхшы хәбәр сѳйләгәндә, Аның янына аксакаллар белән баш руханилар һәм канунчылар килде. Таң белән яһүд аксакаллары, баш руханилар һәм канунчылар Югары киңәшмә җыелышына җыелдылар һәм Гайсәне җыелыш алдына китереп бастырдылар Киңәшмәдәгеләрнең барысы да, торып, Гайсәне Пилат янына алып килделәр. Гайсәне Кәяфәс яныннан идарәче Пилат сараена алып килделәр. Бу хәл иртә белән булды. Коткарылу бәйрәменең ашын ашарга мѳмкин булсын ѳчен, пакьләнүләре бозылмасын дип, яһүд башлыклары идарәче сараена кермәделәр.
Выбор основного перевода