Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Кешеләрдән сакланыгыз. Алар сезне мәхкәмәләргә тапшырырлар, гыйбадәтханәләрендә камчыларлар. Сезне Минем аркада идарәчеләр, патшалар алдына китерерләр. Бу – сез аларга һәм халыкларга Минем хакта шаһитлек итсен ѳчен булыр. Шул вакытларда Һируд патша, явызлык эшләү нияте белән, иман итүчеләр бердәмлегендәге кайбер кешеләрне эзәрлекли башлады. Яхъяның туганы Ягъкубны кылыч белән чабып үтертте. Бу эшнең яһүдләргә ошавын күреп, Петерне дә кулга алды – ул вакытта Тѳче күмәч бәйрәме кѳннәре иде – аны зинданга утыртты һәм, Коткарылу бәйрәменнән соң халык алдына чыгарырга уйлап, дүртәр гаскәридән торган дүрт тѳркемгә аны сакларга әмер бирде. Алар анда күп кѳннәр булганлыктан, Фисте Паулның эшен патшага тыңларга тәкъдим итте: – Монда Филикес тоткынлыкта калдырган бер кеше бар. Мин Иерусалимда булганда яһүдләрнең баш руханилары һәм аксакаллары, аны хѳкем итүне таләп итеп, шикаять белән килделәр.
Выбор основного перевода