Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Чѳнки Адәм Улы Атасының балкып торган шѳһрәте һәм Үзенең фәрештәләре белән килер һәм һәркемгә аның гамәленә карап бирер. Кем бу иманы булмаган һәм гѳнаһлы кешеләр арасында Миннән һәм Минем сүзләремнән гарьләнә, Үзенең изге фәрештәләре белән Атасының балкып торган шѳһрәте белән килгән вакытта, Адәм Улы да ул кешедән гарьләнер. – Әйе, Мин, – дип җавап кайтарды Гайсә, – һәм сез Адәм Улының Кодрәт Иясенең уң ягында утыруын һәм күк болытлары белән килүен күрерсез. Боерык ишетелгәндә, җитәкче фәрештәнең һәм Аллаһы быргысының тавышы астында күкләрдән Раббы Үзе тѳшәчәк һәм Мәсихкә ышанып үлгәннәр беренче булып тереләчәкләр. Ул моны Раббы Гайсә күкләрдән Үзенең куәтле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта килгәндә эшләр. Раббы Гайсә Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартыр. Ул кѳнне Раббы Үзенең изгеләреннән дан, Үзенә иман китергәннәрнең барысыннан да мактау кабул итү ѳчен киләчәк. Сез дә алар арасында булырсыз, чѳнки без сѳйләгән хәбәргә ышандыгыз. Менә, Ул болытлар ѳстендә килә, Һәм Аны һәркем күрер. Аны чәнчегән кешеләр дә Аны күрәчәкләр. Җирдәге барлык халыклар Аның ѳчен үкереп елаячаклар. Әйе, амин.
Выбор основного перевода