Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Сезне хѳкем итәргә китергән чакта, нәрсә һәм ничек сѳйләргә дип хафаланмагыз: сезгә ул сәгатьтә нәрсә сѳйләргә кирәклеге белдерелер. Чѳнки әйткән сүзләрегез сезнеке булмас, бәлки сезнең аша Атагызның Рухы сѳйләр. Сезне гыйбадәтханәләргә, башлыклар һәм хакимият кешеләре алдына китергән вакытта, үзебезне ничек итеп якларбыз яки нәрсә сѳйләрбез дип хафаланмагыз, чѳнки нәрсә әйтергә кирәклеге турында Изге Рух сезгә шул сәгатьтә киңәш бирер. Шул вакыт Петер, Изге Рух белән сугарылып, аларга: – Халык башлыклары, аксакаллар! – диде. – Дога кылганнан соң алар булган урын селкенеп китте һәм барысы да Изге Рух белән сугарылдылар. Шушы хәлдән соң иман итүчеләр Аллаһы сүзен кыюлык белән сѳйли башладылар.
Выбор основного перевода