Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Туйдан кайтасы хуҗасын кѳтеп, ул кайтып шаку белән үк ишек ачарга әзер торучы хезмәтчеләр кебек, һәрвакыт әзер торыгыз, билегез пута белән бәйләнгән булсын, яктырткычларыгыз янып торсын. Туйдан кайтасы хуҗасын кѳтеп, ул кайтып шаку белән үк ишек ачарга әзер торучы хезмәтчеләр кебек, һәрвакыт әзер торыгыз, билегез пута белән бәйләнгән булсын, яктырткычларыгыз янып торсын. Хуҗа кайткач, аларны уяу хәлдә күрсә, менә шул хезмәтчеләр сәгадәтле. Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗа билен бәйләр һәм аларны ѳстәл артына утыртыр да, аларга хезмәт күрсәтеп йѳрер. Әгәр ул тѳн уртасында яки тагын да соңрак кайткан чагында да хезмәтчеләрен шулай уяу хәлдә күрсә, менә шул хезмәтчеләр сәгадәтле! Әмма шуны аңлагыз: йорт хуҗасы каракның кайчан киләсен белсә, аңа үз йортына керергә ирек бирмәгән булыр иде. Сез дә әзер булыгыз: Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк.
Выбор основного перевода