Һичкем сезне буш сүзләр белән алдамасын, чѳнки шулар аркасында итагатьсезләргә Аллаһының ачуы килә.
Имандаш туганнар, белгәнегезчә, сезнең янга килеп китүебез файдасыз булмады.
Үзегез беләсез, элегрәк без Филиппуйда газаплар кичердек, безне хурладылар. Ләкин, кѳчле каршылыкларга карамастан, Аллаһыдан килгән Яхшы хәбәрне сезгә сѳйләргә Аллаһыбыз безгә кыюлык бирде.
Безнең ѳйрәтүебез ялгыш та түгел, начар уйлар белән дә түгел. Без берәүне дә алдарга теләмибез.