Аның янына Иерусалим халкы һәм бѳтен Яһүдия белән Үрдүн буе тѳбәгендә яшәүчеләр килә иде.
Һируд аны үтерер иде, әмма Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курыкты.
Яхъяның тәкъва һәм изге кеше булуын белгәнгә, Һируд аннан курка һәм яклап килә иде. Аның сүзләре патшаны борчыса да, ул аны рәхәтләнеп тыңлый иде.
Бу сүзләрне ишеткән бѳтен халык, хәтта салым җыючылар да, Аллаһының хак икәнен икърар иттеләр, чѳнки алар Яхъя тарафыннан суга чумдырылган иделәр.