Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ә инде үзләре ѳстеннән патшалык итүемне теләмәгән дошманнарымны монда китерегез һәм күз алдымда үтерегез». Һич тә алай түгел! Һәр кеше ялганчы булса да, Аллаһы хак, Үз сүзенә турылыклы. Шуңа күрә, Аның турында Изге язмада язылганча: «Синең сүзләрең хак дип танылыр, һәм хѳкем ителгәндә җиңәрсең». Һич тә! Юкса Аллаһы дѳньяны ничек хѳкем итә алыр иде? Шулай итеп, без иман итү белән канунны юкка чыгарабызмы? Һич тә алай түгел, киресенчә, без аны раслыйбыз. Шулай булгач, сорыйм: әллә исраиллеләр, абынганда, бѳтенләй егылдылармы? Һич юк! Аларның абынулары аркасында башка халыкларга котылу килде һәм бу исраиллеләрдә кѳнчелек уятты.
Выбор основного перевода