Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Килүчеләр үзләренең гѳнаһларын икърар иттеләр, һәм аларны Яхъя Үрдүн елгасында чумдырды. Мин, тәүбә итүегезнең билгесе итеп, сезне суга чумдырам. Әмма артымнан Килүче миннән кодрәтлерәк. Мин Аның аяк киемнәрен күтәреп йѳреп хезмәт күрсәтергә лаексыз. Ул сезне Аллаһы Рухына һәм утка чумдырыр. Шулай итеп, Чумдыручы Яхъя чүлгә килде. Ул:– Тәүбә итеп, суга чумдырылыгыз, – дип ѳндәде. – Һәм Аллаһы сезнең гѳнаһларыгызны кичерер. Мин сезне суга чумдырам, ә Ул сезне Изге Рухка чумдырыр. Шуннан соң Яхъя Үрдүн елгасы тирәсендәге барлык җирләрдә: «Тәүбә итеп, суга чумдырылыгыз, һәм Аллаһы сезнең гѳнаһларыгызны кичерер», – дип ѳндәп йѳрде. Яхъя исә аларның барысына да болай дип җавап бирде:– Мин сезне суга чумдырам. Әмма миннән кодрәтлерәк бер Зат килә, мин Аның аяк киеменең каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен. Ул сезне Изге Рухка һәм утка чумдырыр. Алар Яхъядан:– Син Мәсих тә, Ильяс та, вәгъдә ителгән пәйгамбәр дә булмагач, ни ѳчен соң суга чумдыру йоласын башкарасың? – дип сорадылар. Шуңа күрә, Яхъя Гайсәне чумдырган кѳннән алып Гайсә бездән алынган кѳнгә кадәр, Раббы Гайсә безнең арабызда булганда һәрвакыт безнең белән бергә булганнарның берсе безгә кушылырга һәм Аның үледән терелгәнлеге хакында безнең белән бергә шаһитлек итәргә тиеш, – диде Петер. Яхъя, чумдырылу йоласын үтегез, дип игълан иткәннән соң, Гәлиләядән алып бѳтен Яһүдиядә булган хәлләрне – Коткаручы килер алдыннан Яхъя, тәүбә итәргә һәм чумдырылу йоласын үтәргә ѳндәп, бѳтен Исраил халкына вәгазь сѳйләде. һәм Раббы юлына ѳйрәтелгән иде. Яхъя кылдырган чумдыру йоласы турында гына белсә дә, зур рухлану белән Раббы хакында дѳрес итеп сѳйләде һәм ѳйрәтте. – Сез нинди чумдырылу үттегез соң? – Яхъя кылган чумдырылуны, – дип җавап бирделәр шәкертләр.
Выбор основного перевода