Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Алар Гайсәне кулга алырга теләделәр, ләкин Аны пәйгамбәр дип исәпләгән халыктан курыктылар. Гыйбрәтле хикәянең үзләре турында икәнен аңлап, яһүд башлыклары Гайсәне кулга алырга теләделәр, әмма халыктан курыктылар. Шуңа күрә алар Аны калдырып китеп бардылар. Ике кѳннән соң Коткарылу һәм Тѳче күмәч бәйрәме буласы иде. Баш руханилар һәм канунчылар Гайсәне хәйлә белән кулга алып, үтерү әмәлен эзләделәр. Ул һәр кѳн Аллаһы Йортында ѳйрәтте. Баш руханилар, канунчылар һәм халык аксакаллары исә Аны һәлак итү әмәлен эзләделәр. Баш руханилар һәм канунчылар халыктан курыкканга, алардан яшерен рәвештә, Гайсәдән котылу әмәлен эзләделәр. Яһүдләр Аны шимбә кѳнен бозуы ѳчен генә түгел, бәлки, бигрәк тә Аллаһыны Үземнең Атам дип атап, Үзен Аллаһыга тиңләгәне ѳчен дә үтерергә теләделәр. Алар Гайсәне тотып алырга теләделәр, ләкин берсе дә Аңа кул тидермәде, чѳнки Аның вакыты килеп җитмәгән иде әле.
Выбор основного перевода