Давыт үзе күккә күтәрелмәде, әмма ул: «Раббы Аллаһы әйтте минем Раббыма: Мин дошманнарыңны аяк астыңа баскыч итеп салганчы, утыр Минем уң ягымда», – диде.
Аны тәхеттән тѳшергәннән соң патша итеп Давытны куйган һәм аның хакында: «Мин күңелемә ошаган бер ирне, Ишай улы Давытны таптым. Ул Мин теләгән һәр эшне башкарачак», – дигән.
Бу Яхшы хәбәрдә Аның Улы турында сѳйләнелә. Ул чыгышы ягыннан Давыт нәселеннән булган, ә изгелек Рухы буенча, үледән терелтелү сәбәпле, кодрәт белән Аллаһы Улы дип билгеләнгән. Ул – Раббыбыз Гайсә Мәсих.
Алар – безнең олы аталарыбызның токымы, Мәсих чыгышы белән алар арасыннан. Ул – һәрнәрсәдән ѳстен Аллаһы; Ул мәңге данлансын. Амин.