Анда кулы корышкан кеше бар иде.– Шимбә кѳнне савыктыру рѳхсәт ителәме? – дип, кайберләре Гайсәдән сорадылар. Чынлыкта исә алар Гайсәне гаепләргә сәбәп эзлиләр иде.
Ә тегеләрдән сорады:– Шимбә кѳнне нәрсә эшләргә рѳхсәт ителгән: яхшылыкмы, яисә яманлыкмы? Тормышны саклап калыргамы, яисә һәлак итәргәме?Алар эндәшмәделәр.
– Мин сезгә шундый сорау бирәм, – диде аларга Гайсә, – шимбә кѳнне яхшылык эшләргә рѳхсәт ителәме, әллә начарлык эшләргәме? Кешенең тормышын коткарыргамы, әллә аны һәлак итәргәме?