Үзенең хачын алмаган һәм Миңа ияреп бармаган кеше Миңа лаек түгел.
Аннары Гайсә шәкертләренә әйтте:– Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, үзенең хачын алып, Минем арттан барсын.
Үзе янына шәкертләрен һәм халыкны чакырып, Гайсә әйтте:– Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, үзенең хачын алып, Миңа иярсен.
Гайсә барысына да әйтте:– Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, һәр кѳн үзенең хачын алып Миңа иярсен.
Чынлап та Мәсих Гайсәгә хезмәт итеп, хак дин буенча яшәргә теләүчеләрнең барысы да эзәрлекләнер.