Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шунда уң ягында торучыларга Патша: «Килегез, Минем Атамнан фатиха алганнар! Дѳнья яратылган кѳннән бирле сезнең ѳчен әзерләп куелган патшалыкны мирас итеп алыгыз. Һәм Патша аларга җавабында: «Сезгә хак сүз әйтәм: Минем кечкенә туганнарымның берсенә нәрсә генә эшләгән булсагыз да, Миңа эшләгән буласыз», – дип әйтер. Моны ишеткәч, Гайсә аңа әйтте:– Сиңа әле бер нәрсә җитми: нәрсәң бар, барысын да сат һәм фәкыйрьләргә ѳләш, шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр. Моңа гаҗәпләнмәгез, чѳнки кабердәгеләрнең һәммәсе Аллаһы Улының тавышын ишетеп, яхшылык эшләгәннәр – яшәү ѳчен, ә явызлык эшләгәннәр – хѳкем ителү ѳчен каберләрдән чыгачак вакыт якынлашып килә. Тәхет каршында торучы үлгәннәрне – зурларны һәм кечеләрне күрдем. Китаплар ачылып куелганнар иде. Тормыш китабы дип аталган башка китап та ачылган иде. Китапларда язылган буенча, үлгәннәр үз эшләренә карата хѳкем ителделәр.
Выбор основного перевода