– Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле,чѳнки Күкләр Патшалыгы аларныкы.
Ә инде мәҗлес үткәрәсең икән, фәкыйрьләрне, гарипләрне, аксакларны, сукырларны чакыр,
Әмма Аллаһы, акыл ияләренә һәм кѳчлеләргә оят булсын ѳчен, дѳнья акылсыз һәм кѳчсез дип исәпләгәннәрне сайлап алды.
Рух та, кәләш тә: «Кил!» – диләр. Һәм ишетүче дә: «Кил!» – дип әйтсен. Сусаучы килсен, теләгән кеше тереклек суын бушлай алсын.