Үзенең атасын яки анасын Миңа караганда күбрәк яратучы кеше Миңа лаек түгел. Үзенең улын яки кызын Миңа караганда күбрәк яратучы кеше Миңа лаек түгел.
Аннары Гайсә шәкертләренә әйтте:– Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, үзенең хачын алып, Минем арттан барсын.
Үзе янына шәкертләрен һәм халыкны чакырып, Гайсә әйтте:– Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, үзенең хачын алып, Миңа иярсен.
Гайсә барысына да әйтте:– Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, һәр кѳн үзенең хачын алып Миңа иярсен.
Ул аларга болай диде:– Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаһы Патшалыгы хакына йортын яки хатынын, агай-энеләрен, ата-анасын яки балаларын калдырган һәркем,
Үзенең тормышын яратучы аны һәлак итәчәк, ә бу дѳньяда үз тормышын нәфрәт итүче аны мәңгелек тормыш ѳчен саклаячак.