Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Анда кулы корышкан кеше бар иде.– Шимбә кѳнне савыктыру рѳхсәт ителәме? – дип, кайберләре Гайсәдән сорадылар. Чынлыкта исә алар Гайсәне гаепләргә сәбәп эзлиләр иде. Әгәр Гайсә шимбә кѳнне савыктырса, Аны гаепләргә сәбәп булыр дип, берничә фарисей Аның артыннан күзәттеләр. Ә тегеләрдән сорады:– Шимбә кѳнне нәрсә эшләргә рѳхсәт ителгән: яхшылыкмы, яисә яманлыкмы? Тормышны саклап калыргамы, яисә һәлак итәргәме?Алар эндәшмәделәр. Канунчылар һәм фарисейләр исә, Гайсәне гаепләргә сәбәп табу ѳчен, шимбә кѳнне авыруларны савыктырмасмы икән дип, Аны күзәтеп тордылар. Шунда Гайсә канунчы һәм фарисейләргә мѳрәҗәгать итеп:– Канун шимбә кѳнне савыктырырга рѳхсәт итәме? – дип сорады. Алар Аның бу соравына җавап бирә алмадылар. Шушы эшне шимбә кѳнне эшләгәне ѳчен, яһүдләр Гайсәне эзәрлекли башладылар. Муса кануны бозылмасын дип, шимбә кѳнне ир бала сѳннәткә утыртыла икән шимбә кѳнне бер кешене бѳтенләй савыктырганым ѳчен нигә Миңа ачуыгыз килә? Ә Гайсә лай ясап сукырның күзләрен ачкан кѳн – шимбә кѳн иде. Кайбер фарисейләр исә:– Бу Кеше шимбә кѳнне тотмый, шуңа күрә Ул Аллаһыдан түгел, – дип әйттеләр.Ә башкалары:– Гѳнаһлы кеше мондый могҗизалы галәмәтләрне ничек эшли алсын? – диделәр. Һәм алар арасында бәхәс чыкты.
Выбор основного перевода