Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Күк Патшалыгына Миңа: «Раббым! Раббым!» – дип әйтүче һәркем түгел, ә Күктәге Атам ихтыярын үтәүче генә керәчәк. Менә шул вакытта Мин аларга: «Сезне, явызлык кылучыларны, Мин һичкайчан белмәдем, китегез янымнан!» – дип җавап кайтарырмын. Ләкин ул: «Хак сүз сезгә әйтәм: мин сезне белмим», – дип җавап кайтарган. Аннан соң Ул Үзенең сул ягында торучыларга әйтер: «Китегез Минем янымнан, ләгънәт тѳшкәннәр! Иблискә һәм аның фәрештәләренә билгеләп куелган мәңгелек утка барыгыз! Менә шуңа күрә мин ашаган ризык имандашымны вәсвәсәгә тѳшерергә сәбәпче булса, аны вәсвәсәләндермәү ѳчен һичкайчан ит ашамам. Әмма Аллаһы корган нигез нык тора, аңарга мондый сүзләр язылган: «Раббы Үзенекеләрен белә», һәм: «Раббыга табынучы явызлыктан читләшсен».
Выбор основного перевода