Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Тар капкадан керегез, чѳнки һәлакәткә илтүче юл җиңел, капкасы да киң, һәм күпләр шул капкадан керәләр. Аннары Гайсә шәкертләренә әйтте:– Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, үзенең хачын алып, Минем арттан барсын. Бай кешегә Аллаһы Патшалыгына керүгә караганда, дѳягә энә күзе аша үтү җиңелрәк. Гайсә барысына да әйтте:– Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, һәр кѳн үзенең хачын алып Миңа иярсен. Шулай ук сезнең һәркайсыгыз үзенең бар нәрсәсен калдырмаса, Минем шәкертем була алмый. Ә инде Аллаһының аклавын бирүче канунны эзләгән Исраил халкы ул канунга ирешә алмады. Сѳеклеләрем, сез мине һәрчак тыңладыгыз. Шулай итеп, мин сезнең арагызда булганда гына түгел, бәлки, бигрәк тә хәзер, сезнең янда булмаганда да, үзегезнең котылуыгыз хакына хезмәтегезне курку һәм тирән хѳрмәт белән ахыргача дәвам итегез. Барысы да Аллаһыдан читләштеләр һәм Аңа яраксыз булдылар; яхшылык эшләүче юк, берәү дә юк. Иман кѳрәшен каһарманнарча алып бар, мәңгелек тормышка ия бул, чѳнки син шул мәңгелек тормышка чакырылдың һәм күп шаһитләр алдында үз иманыңны икърар иттең.
Выбор основного перевода