Гайсә гыйбадәтханәләрдә ѳйрәтеп, бѳтен шәһәрләр һәм авыллар буйлап Патшалык хакындагы Яхшы хәбәрне игълан итеп, халыкны тѳрле авырулардан һәм чирләрдән савыктырып йѳрде.
Аларның ышанмаулары Аны гаҗәпләндерде.Гайсә, авылдан-авылга күчеп, ѳйрәтеп йѳрде.
Шуннан соң Гайсә шәһәрләр һәм авыллар буйлап Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне сѳйләп йѳрде. Унике шәкерте Аның белән булды.
Күкләргә алыныр вакыты якынлашкач, Гайсә Иерусалимга барырга булды һәм юлга чыкты.