Әмма колдан туганы, гадәттә, балалар ничек дѳньяга килсәләр, шул рәвешчә туган, ә ирекле хатыннан булганы Аллаһының вәгъдәсе буенча туган.
Ибраһим, Аллаһы тарафыннан сыналганда, иманы аркасында Исхакны корбанга тәкъдим итте. Ул Аллаһының вәгъдәсен алган булса да һәм аңа: «Синең нәселең Исхак аша килә», – дип әйтелгән булса да, ул үзенең бердәнбер улын корбан итәргә әзер торды.