Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Ибраһим һәм Давыт токымыннан булган Гайсә Мәсихнең нәсел шәҗәрәсе. Ибраһим Исхакның, Исхак Ягъкубның, Ягъкуб Яһүднең һәм аның агай-энеләренең әтисе, Яһүд Тамардан туган Перес һәм Зерахның әтисе, Перес Хесрунның, Хесрун Рамның, Рам Амминадабның, Амминадаб Нахшунның, Нахшун Салмунның, Салмун Рәхәбтән туган Богазның, Богаз Руттан туган Обиднең, Обид Ишайның, Ишай Давыт патшаның әтисе иде.Давыт Уриянең хатыныннан туган Сѳләйманның, Сѳләйман Рихәбәмнең, Рихәбәм Абиянең, Абия Асаның, Аса Еһошафатның, Еһошафат Яһурамның, Яһурам Уззиянең, Уззия Йотамның, Йотам Әхәзнең, Әхәз Хизәкыйянең, Хизәкыйя Менашенең, Менаше Амонның, Амон Йошиянең әтисе иде. Исраил халкы кѳчләп Бабылга күчерелү дәверендә Йошиянең улы Еһоякин һәм аның агай-энеләре туды. Бабылга кѳчләп күчерелгәннән соң, Еһоякиннең улы Шеһалтиел туды. Шеһалтиел Зеруббабелның, Зеруббабел Абиһудның, Абиһуд Эльякыймның, Эльякыйм Азурның, Азур Садыйкның, Садыйк Ахимнең, Ахим Элиудның, Элиуд Эльязарның, Эльязар Маттанның, Маттан Ягъкубның, Ягъкуб – Мәрьямнең ире Йосыфның әтисе иде. Мәрьямнән Мәсих дип аталган Гайсә туды. Үзенең хезмәтен башлаганда Гайсәгә утыз яшьләр чамасы иде. Кешеләр Аны Йосыф улы дип уйладылар. Ә Йосыф – Эли улы, Эли – Маттат улы, Маттат – Леви улы, Леви – Мәлки улы, Мәлки – Яннай улы, Яннай – Йосыф улы, Йосыф – Маттати улы, Маттати – Амос улы, Амос – Нахум улы, Нахум – Һесли улы, Һесли – Нәггәй улы, Нәггәй – Махат улы, Махат – Маттати улы, Маттати – Шими улы, Шими – Йосых улы, Йосых – Йода улы, Йода – Йоханан улы, Йоханан – Риса улы, Риса – Зеруббабел улы, Зеруббабел – Шеһалтиел улы, Шеһалтиел – Нири улы, Нири – Мәлки улы, Мәлки – Адди улы, Адди – Кѳсам улы, Кѳсам – Элмадам улы, Элмадам – Эр улы, Иң башта Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз Аллаһы булган. Алар Аллаһы хакыйкатен ялган белән алыштырдылар һәм Тудыручыга түгел, бәлки тудырылганга табындылар һәм хезмәт иттеләр. Тудыручыга исә мәңгегә дан булсын. Амин. чѳнки күктә һәм җирдә булган, күренгән һәм күренмәгәннәрнең һәммәсе Аның аркылы яратылган: җитәкче кѳчләрме, ѳстен кѳчләрме, башлыклармы, хакимлекләрме – барысы Аның аша һәм Аның ѳчен яратылган. Аллаһы Улы һәрнәрсәдән элек булган, һәм Аның аркасында бар нәрсә үз урынында тора. Ул – тәннең Башы, ә тән – Аңа иман итүчеләр бердәмлеге; һәрнәрсәдә беренче булсын ѳчен Ул – Башлангыч, үледән тереләселәр арасыннан иң беренче булып торган, чѳнки Аллаһы бѳтен тулылыкның Улында яшәвен мәгъкуль күрде.
Выбор основного перевода