Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Яки, Аллаһының игелеге сине тәүбәгә китерәчәген аңламыйча, Аның зур игелеген, сабырлыгын һәм түземлеген санга сукмыйсыңмы? Белгәнебезчә, Аллаһыны сѳючеләргә, Аның нияте буенча чакырылганнарга яхшылык булсын ѳчен һәрнәрсә ярдәм итә. Чѳнки, Аллаһы Улы күп санлы туганнары арасында беренче туган Угыл булсын ѳчен, Аллаһы алдан кемнәрне сайлаган булса, шуларны ук Үз Улына охшаш булырга алдан билгеләде дә. Ә кемнәрне алдан билгеләгән булса, Ул шуларны чакырды; кемнәрне чакырган булса, шуларны аклады; һәм кемнәрне аклаган булса, шуларга Үзенең бѳеклеген уртаклашырга мѳмкинлек бирде. Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысы һәм Атасы данлансын. Ул безне Мәсих аркылы күктәге бѳтен рухи байлыклар белән фатихалады. Без Аллаһы каршында изге һәм кимчелексез булсын ѳчен, дѳнья яратылганга кадәр үк Ул безне Мәсих аркылы сайлап алды һәм безгә булган мәхәббәте бәрабәренә Гайсә Мәсих аркылы безне Үз балалары итәргә алдан ук билгеләп куйды. Бу – Аның максаты һәм изге нияте иде! Ул моны Үзенең сѳекле Улы аша безгә бүләк иткән бѳек мәрхәмәте макталсын ѳчен эшләде. Без Мәсихтә, Аның каны аша йолып алынабыз, димәк, гѳнаһларыбыз кичерелә. Менә шундый чиксез Аллаһының мәрхәмәте. Аллаһы бу мәрхәмәтен барлык зирәклек һәм белем белән, мул итеп, ѳстебезгә яудырды. Ул, Мәсихтә тормышка ашырырга карар кылган нияте буенча, безгә Үз ихтыярының яшерен максатын белдерде. Аның бу нияте исә моннан гыйбарәт: билгеләнгән вакыт җиткәч, күк һәм җирдә булганнарның барысын да Мәсихтә бер итеп берләштерү. Һәммәсен Үз нияте һәм ихтыяры белән булдыручы Аллаһы Үзенең максаты буенча алдан билгеләп, безне Мәсих аша сайлап алды да. Безнең, Мәсихкә ѳмет баглаучыларның беренчеләре аркылы Аллаһының даны макталсын дип эшләде Ул моны. догаларымда искә алып, сезнең ѳчен Аллаһыга бертуктаусыз рәхмәт укыйм
Выбор основного перевода