Шулай итеп, Мине кешеләр алдында икърар иткән кешене Мин дә Күктәге Атам алдында икърар итәрмен.
Мин сезгә әйтәм: Мине кешеләр алдында икърар иткән кешене Адәм Улы да Аллаһы фәрештәләре алдында икърар итәчәк.
– Раббы Гайсә Мәсихкә иман китер. Шулай эшләсәң үзең дә котылырсың, бѳтен ѳең дә котылыр.
Без бит үзебезне түгел, бәлки Гайсә Мәсихне Раббы итеп игълан итәбез, ә Гайсә ѳчен без – сезнең хезмәтчеләрегез генә.