Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Барча халыклар да ишетсен ѳчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бѳтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер. Тагын сезгә әйтәм: сезнең икегез җирдә, үзара килешеп, Күктәге Атамнан нәрсә генә сорасагыз да, Ул аны эшләячәк. Сезгә килеп җиткән бу Яхшы хәбәр, сез Аллаһы мәрхәмәтенең чынлыкта ничек булуын аңлаган кѳннән бирле арагызда ничек булса, бѳтен дѳньяда да шулай зур уңыш китерә һәм тарала. Әмма сез, иманыгызда нык һәм тайпылмыйча торып, үзегез ишеткән Яхшы хәбәр биргән ѳметтән читләшмәскә тиеш. Бу Яхшы хәбәр дѳньядагы һәр җан иясенә игълан ителгән һәм мин, Паул, аның хезмәтчесе булдым. Раббының сүзе сезнең аркылы Македуния һәм Ахая ѳлкәләрендә генә ишетелеп калмаган, сезнең Аллаһыга иман итүегезне һәркайда беләләр. Шуңа күрә безгә тагын нәрсәдер сѳйләргә кирәк тә түгел.
Выбор основного перевода