Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Минем хакта, Муса канунын яки пәйгамбәрләр язганнарны юкка чыгарырга килгән, дип уйламагыз. Мин юкка чыгарырга дип түгел, бәлки башкарырга дип килдем! Улына иман китерүче хѳкем ителми, ә иман китермәүче инде хѳкем ителде, чѳнки ул Аллаһының бердәнбер Улына иман китермәде. Имандашлар, сез канунны белгәнлектән, хәзер әйтәсе сүзләремне сез белергә тиеш: кеше исән вакытта гына аның ѳстеннән канун хакимлек итә. Мәсәлән, кияүдәге хатын ире исән чакта канун буенча ире белән бәйләнгән; ә ире үлсә, хатын үзен иренә бәйләп торучы кануннан азат ителә. Шуңа күрә, ире исән чакта, башка ир-атныкы булса, зина кылучы дип аталачак; ә инде ире үлсә, хатын бу кануннан азат ителә һәм башка берәүгә кияүгә чыкса да зина кылучы булмый. Менә шулай сез дә, имандашларым, Аллаһыга хезмәт итүдә файдалы булыйк дип, башка Берәүнеке, ягъни үледән терелтелгән Мәсихнеке булу ѳчен, Аның тәне аркылы Муса канунына карата үлдегез. Шулай итеп, без иман аркылы Аллаһы тарафыннан аклансын дип, Мәсих килгәнгә кадәр канун безгә тәрбияче булды. Бу килешүне Ул «яңа» дип атап, искесен гамәлдән чыгарды, ә гамәлдән чыгарылган һәм искергән һәр нәрсә тиздән юкка чыгачак.
Выбор основного перевода