– Аллаһының кешеләрне аермавын мин хәзер чынлап та аңлыйм, – дип сүзен башлады Петер. –
Аллаһы, Гайсә Мәсих аша килүче тынычлык хакындагы Яхшы хәбәрне сѳйләп, Исраил улларына Үзенең сүзен җибәрде. Гайсә – һәммәбезнең Раббысы.
Алар белән безнең арада бернинди аерма калдырмыйча, йѳрәкләрен иман аша сафландырды.
Аллаһы Гайсә Мәсихкә иман итү аша барлык ышанучыларны хак саный. Кеше белән кеше арасында аерма юк,
Аллаһы – яһүдләр Аллаһысы гынамы, башка халыклар Аллаһысы да түгелмени? Әлбәттә, башка халыклар Аллаһысы да,
Шуңа күрә, яһүд белән грек, кол белән ирекле, ир-ат белән хатын-кыз арасында аерма юк, чѳнки сез барыгыз да Мәсих Гайсәдә бер.