Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4
Параллельные места
Шулай итеп, Атаның бѳек кодрәте белән Мәсих үледән терелтелгән кебек, яңа тормыш белән яшәү ѳчен, чумдырылу йоласы аша без Аның үлемен уртаклаштык һәм Аның белән бергә күмелдек. Шулай итеп, алдавыч нәфесләр белән азынган элекке кешенең алдагы яшәү рәвешеннән баш тартыгыз. Шуның ѳчен, ялганны кире кагып, бер-берегезгә хакыйкатьне сѳйләгез, без барыбыз да бер тәннең әгъзалары бит. Хәтта ачуыгыз килсә дә, гѳнаһ кылмагыз: кояш батканчы ачуыгыз басылсын. Һәм иблискә урын бирмәгез. Элек урлашкан, моннан соң урлашмасын, бәлки мохтаҗларга бирерлеге булсын ѳчен, үз куллары белән файдалы эш эшләсен. Бернинди кирәксез сүз сѳйләмәгез, киресенчә, тыңлаучыларга файда китерү ѳчен кирәк вакытта телегездә үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр генә булсын. Аллаһының Изге Рухын кайгыга салмагыз, чѳнки сезне йолып алу кѳне ѳчен сугылган мѳһер – нәкъ Ул. Бар ачыну, ярсу, ачу, кычкыру, яман теллелек һәм һәртѳрле явызлыклардан баш тартыгыз. Безнең тирә-ягыбызда шаһитләр шулкадәр күп! Шуңа күрә, әйдәгез, юлыбызда торган бар киртәне алып ташлыйк, безне җиңел генә алдап йѳртүче гѳнаһларны калдырыйк һәм үзебезгә билгеләнгән ярыш юлын сабырлык вә ныклык белән йѳгереп үтик.
Выбор основного перевода