Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4
Параллельные места
Коллар, Мәсихкә итагать иткән кебек, җирдәге хуҗаларыгызны да, курку катыш тирән хѳрмәт белән, ихлас күңелдән итагать итегез. Сез моны хуҗаларыгыз күзәтеп торганда, аларга ярау ѳчен түгел, бәлки Аллаһының ихтыярын Мәсихнең коллары буларак саф күңелегездән үтәгез. Кешеләргә түгел, бәлки Раббыга хезмәт иткән кебек, тырышып хезмәт итегез. Раббының һәркемгә – ул кол булса да, ирекле булса да – эшләгән игелеге ѳчен әҗер түләячәген беләсез. Колларга нәсыйхәт бир: алар бар нәрсәдә хуҗаларына буйсынсыннар, ярарга тырышсыннар, бәхәсләшмәсеннәр, Аны хәзер кол кебек түгел, бәлки колга караганда яхшырак итеп, якын туганың кебек каршы ал. Мин аны бик яратам, әмма, синең ѳчен, кеше буларак та, мәсихче буларак та ул тагын да кадерлерәк булыр.
Выбор основного перевода